Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда ун көн элек югалган 75 яшьлек хатын-кызның мәете табылган

75 яшьлек Чаллы кешесе 13 октябрьдә өеннән чыгып китә һәм кире кайтмый. Аны волонтерлар белән эзләделәр. Бу хакта "Вечерние Челны" газетасы яза.

news_top_970_100
Чаллыда ун көн элек югалган 75 яшьлек хатын-кызның мәете табылган
Ханымның мәете шәһәр пляжы тирәсендә табыла. Волонтерлар аның кайда яшәгәнлеген беләләр һәм кәрәзле телефоныннан килгән соңгы шалтырату ярдәмендә ханымның якынча кайда булуын ачыклыйлар. Пляж янына ничек килеп чыкканын һәм ни сәбәпле вафат булганын тикшерү ачыклаячак, - дип яза "Вечерние Челны" газетасы

Бәладән саклану өчен

Түбән Кама шәһәренең "След" эзләү-коткару отряды (алар югалган ханымны эзләү белән шөгыльләнгәннәр) җитәкчесе Елена Хәйруллина әйтүенчә, кешенең югалуында шик туса, полициягә шалтыратырга һәм югалу турында гариза язарга кирәк. Бу очракта вакытны сузмарга ярамый. 

- Якын кешең югалганны аңлау белән аны эзли башларга кирәк, - дип сөйли ул - Хәтта сез ялгышкан булып, кеше табылса да, кул кушырып утырырга ярамый. 

Волонтерларга мөрәҗәгать итәргә кыенсынмагыз.

- Без гаризалар буенча эшлибез, әгәр эчке эшләр идарәсендә гариза бар икән, без шунда ук эзләргә чыгабыз, - дип билгеләп үтте Елена ханым. Кешенең югалуы турында белү белән, түәлекнең теләсә кайсы вакытында җыенып чыгып китәбез. Төнлә дә, көндез дә югалган кешеләрне эзләргә чыккан бар. Әлбәттә бу соңгы нәтиҗәгә йогынты ясый - кеше исән килеш табыламы юкмы. 

Белгеч киңәшләре

1. Әгәр өлкән яшьтәге кеше үзе генә яки туганнары белән яшәсә һәм аның хәтере начарлану турында белсәгез, аның адресын, телефонын, исемен кәгазьгә язып кечкенә полиэтилен пакетка салып киеменә беркетегез, кесәсенә салып куегыз. 

2. Өлкән яшьтәге кешеләрне кибеткә, дуслары янына  үзләрен генә җибәрмәскә тырышыгыз. 

- Шундый очрак булган иде: бер ханымны аңсыз килеш таптык, гәрчә ул хәтерен югалту белән интекмәсә дә. Исән иде, әмма нәкъ өеннән чыгып китәр алдыннан ул хәтерен югалткан була, дип сөйләде Елена Хәйруллина.  - Шуңа да, хәтта олы яшьтәге кешеләр хәтерләрен югалтмаса да, алар янында булырга кирәк, үзләрен генә чыгарып җибәрергә ярамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100