Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда ун көчекне вәхшиләрчә үтергәннәр

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

news_top_970_100

Чаллы волонтерлары «Заря» бакчачылык ширкәте территориясендә вәхшиләрчә үтерелгән ун көчек үләксәсен тапкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Көчекләрне үтерүче әлегә ачыкланмаган. Җинаять эше ачылган. Тикшерүне Чаллының күзәтчелек ведомствосы контрольгә алган. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгән.

Волонтерлар сүзләренчә, бу кеше моңа кадәр дә этләрне һәм көчекләрне үтергән булган инде. 2020 елның декабрендә Чаллыда эче ярылган эт үләксәсе тапкан булганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100