news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда тюбингта шуганда имгәнгән бала вафат

Сабыйны 31 декабрьдә хастаханәгә китергән булганнар.

news_top
Чаллыда тюбингта шуганда имгәнгән бала вафат

Чаллыда кыз бала җитди имгәнгән һәм хастаханәдә вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәннәр.

3 яшьлек сабыйны 31 декабрьдә хастаханәгә китерәләр. Ул авыр хәлдә була, баланың башы җитди имгәнгән. Табиблар тырышлыгына карамастан, кызганычка каршы, бала берничә көннән соң хастаханәдә үлә.

Агентлык үз чыганакларыннан ачыклаганча, сабый тюбингта шуганда җитди травмалар алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар