Чаллы шәһәрендә 9 яшьлек Татьяна Хилова югалган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Татьяна бүген, 22 гыйнварда, көндезге икенче яртылар тирәсендә 1 нче номерлы мәктәптән чыгып китә һәм югала. Бала ГЭС бистәсендә яши.
Аның буе 134 см, чандыр гәүдәле, соры күзле, чәче саргылт, иңбашына кадәр озынлыкта, толым итеп үрелгән.
Бала өстенә караңгы-зәңгәр төсле куртка, шәмәхә төсле бәйләнгән башлык, алсу-зәңгәр төсле аяк киеме кигән.
Таняның алсу төсле мәктәп рюкзагы бар.
Бу бала турында белешмәсе булган һәркемгә +7 927 412 69 99 яки 02 номерына шалтыратырга сорыйлар.