Чаллы шәһәрендәге бер йортта күкрәк баласының баш сөяге сынган. Тугыз айлык бала өйдә диваннан егылып төшкән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм табиблары сабыйны шәһәр хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә китергән.
Тугыз айлык кыз бала җитди имгәнгән. Табиблар аңа «баш мие имгәнгән», «баш түбәсе сөяге сынган» дип диагноз куйган, диелгән әлеге хәбәрдә.