Чаллыда танылган табиб Ибраһим Миңнуллин вафат
Утыз елдан артык баш табиб булып эшләгән Ибраһим Миңнуллин 20 октябрьдә 80 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән булган.
Чаллы тән тиресе-венерология диспансерының баш табибы булып 30 елдан артык эшләгән Ибраһим Миңнуллин 80 яшендә вафат булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
20 октябрьдә ул юбилеен бәйрәм иткән. 4 ноябрьдә Миңнуллинны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып килгәннәр. Кызганычка каршы, табиблар аңа ярдәм итә алмаган, диелә хәбәрдә.