Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда танылган 24 яшьлек модель кыз анорексиядән үлгән

Ул гел сәяхәт иткән, коточкыч диеталар тоткан.

news_top_970_100

Чаллыда яшәүче Ксения Шәрипова исемле фотомодель анорексиядән үлгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Ксения үлгәч, дуслары аның фотоларын социаль челтәрләргә куйган.

«Чаллыда шушы көннәрдә 24 яшьлек Ксения Шәрипова вафат булды, Ул модель булып эшли иде, актив сәяхәт итте, коточкыч диеталар тотты. Шул сәбәпле ул анорексия белән чирләде. Берничә ел буена аны тулысынча дәвалый алмадылар. Аның хәле стабильләште генә. Ялыктыргыч диеталар нәтиҗәсендә аның сәламәтлеге бетте, 27 майга каршы төндә йөрәге туктады», — дип яза алар.

Ачык мәгълүмат чыганакларында хәбәр ителгәнчә, анорексия — психик тайпылыш, ул кеше үзенең кыяфәтен дөрес кабул итмәве, аңлы яки аңсыз килеш ашаудан баш тарту.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100