Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда төзелештә имгәнгән үсмер кызны әбисе йомыш белән җибәргән булган

13 яшьлек кыз әбисенең танышыннан акча алып кайтырга дип, төзелеш мәйданына килә.

news_top_970_100
Чаллыда төзелештә имгәнгән үсмер кызны әбисе йомыш белән җибәргән булган
Владимир Васильев

8 июньдә Чаллыда 13 яшьлек кыз бала 64 нче комплекста төзелә торган йорт территориясендә имгәнгән. Бирегә аны әбисе җибәргән. Кыз бала төзелештә эшләүче таныш кешедән акча алып кайтырга тиеш булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, кыз бала әбисе белән ЗЯБ бистәсендә яши. Әби кеше оныгыннан төзелешкә барып кайтырга үтенә. Кыз бала төзелештә эшләүче таныш кешедән акча алып кайтып бирергә тиеш була. Бу кеше 64 нче комплекста төзелә торган объектта эшли. Шулай итеп кыз бала төзелеш мәйданына китә.

Көндезге өчләр тирәсендә баланы төзелеш территориясендә бу гаиләнең танышы таба. Бала имгәнгән. Таныш ир-ат ашыгыч ярдәм чакыра. Якынча белешмә буенча, кыз баскычтан менеп барганда ялгыш баскан һәм егылып төшкән.

Урынга килгән табиблар кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китә. Аның умрау сөяге һәм бот сөяге сынган.

Хәзерге вакытта бала травмотология бүлегендә ята, аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерү башлаган. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү версиясе буенча, кыз бала әбисенең йомышын үтәү өчен, төзелешкә килә. Биредә ул таныш ир-атны эзли. Ул баскычтан менеп барганда, егыла.

Тикшерү эшләреннән соң, гаепле кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак «Челнинские известия» ачыклаганча, кыз бала төзелештә эшләүче танышыннан бурычка бер мең сум акча алып торырга тиеш булган. Баланың әбисенә 67 яшь, алар икесе генә яши. Кызның әти-әнисе ике ел элек башка шәһәргә эшкә киткән.

Кыз бала төзелеш каравылчысын узып, ничек мәйданга кергәне әлегә ачыкланмаган. Бурычка акча бирергә тиешле ир-ат сүзләренчә, ул кызга аста көтеп торырга кушкан, үзе төшә башлаган. Ләкин кыз тизрәк әбисенең йомышын үтәргә ашыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100