Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда төнлә көчле шартлау булган

Узган төн уртасы тирәсендә Чаллыда төзелеш базары тирәсендә булган хәл турында шаһитлар соцчелтәрләрдә язды.

news_top_970_100
Чаллыда төнлә көчле шартлау булган

Чаллыда ЗЯБ бистәсендә төзелеш базары тирәсендә көчле шартлау булган, шуннан соң янгын чыккан, дип "Татар-информ" хәбәр итте.

Узган төн уртасы тирәсендә Фоменко һәм Сарман урамнары чатында булган хәл турында шаһитлар язды. Алар автосервис шартлады, дип белдерә. Башка мәгълүматлар буенча, бу - төзелеш базасы.

Ангар стеналары төрле якка таралган, түбәсе дә ишелеп төшкән. 19 нчы микрорайонда якындагы йортларның тәрәзәләре һәм стеналары селкенгән.

Урында ашыгыч ярдәм хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләр турында хәбәр әлегә билгеле түгел.

Соңрак Чаллы янындагы ЗЯБ бистәсендә төнге шартлаудан соң, автосервис тулысынча янып беткән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100