news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда шаулаган өчен күршесенә кисәтү ясаган ир-атны үтергәннәр

Ир-ат әнисенең фатир ишеген дөбердәтеп, 100 сум акча таләп иткән.

news_top
Чаллыда шаулаган өчен күршесенә кисәтү ясаган ир-атны үтергәннәр
https://pixabay.com

Чаллыда яшәүче ир-атны күршесенең улы пычак белән кадап үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 20 сентябрьдә 43 яшьлек ир-ат иртән-иртүк әнисенең фатирына килә. Ул каты иттереп ишекне дөбердәтә, анасыннан 100 сум акча таләп итеп, бик каты кычкыра.

Тавышка 48 яшьлек күрше ир-ат чыга. Ул исерек ир-атка кисәтү ясый. Җинаятьче агрессив була, ир-атлар талаша башлый. Низаг сугышка әверелә.

Бер мизгелдә исерек ир-ат көндәшен җиңә алмавын аңлый һәм пычак тартып чыгара. Ул кисәтү ясаган ир-атка алты тапкыр пычак кадый, муенын, күкрәген яралый. Имгәнгән ир-ат урында ук һәлак була.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Җинаятьче ир-ат үз гаебен тулысынча таный, аны сак астына алганнар.

Тикшерү эшләре дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар