Чаллыда шәрә Кыш бабайлар һәм Кар кызлары йөргән
Энтузиастлар чыныгырга чакыра, алар биш километр җәяү уза, мунча керәләр һәм бәкедә коеналар.
Чаллыда Яр буе паркында сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләр Кыш бабай һәм Кар кызы кыяфәтендә ярымшәрә килеш йөргән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Сәламәтлек йөреше быел икенче тапкыр уза. Чыныккан кешеләр бик аз гына кием киеп, урамга чыга. Алар биш километр уза, мунча керәләр һәм аннары бәкедә коеналар.
«Без сәламәт яшәү рәвешенә чакырабыз, чыныгырга өндибез», — ди алар.
Быел һава температурасы нульдән аз гына түбәнрәк булган, шуңа күрә быелгы йөреш бик экстремаль түгел. Былтыр исә 12 градус салкында шулай йөргәннәр.