Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда шәхси бакчада ике яшьлек сабый өстенә шкаф ауган

Баланың анасы социаль челтәрләрдә язган хәбәрне Роспотребнадзор вәкиле күреп алган.

news_top_970_100

Чаллы шәһәрендә балалар бакчасында сабый имгәнү очрагын Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшерә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Шәхси балалар бакчасында ике яшьлек малай өстенә шкаф ауган. Бу турыда баланың анасы социаль челтәрләрдә шәһәр администрациясенең рәсми төркемендә яза. Аның сүзләренчә, вакыйга бер атна чамасы элек була. Хатынга балалар бакчасының җитәкчесе шалтырата һәм аның улын хастаханәгә алып барырга җыенуын әйтә. Бакча җитәкчесе малай өстенә шкаф төшүен сөйли. Әни кеше баласы янына үзе килә һәм табиблар янына да үзе бара.

«Мин бакчага килгәч баламны күреп шок хәлендә идем. Ул авыртудан кычкыра, аны тынычландырып та булмый. Тәрбияче сүзләренчә, гадәттән тыш хәл вакытында бүлмәдә җиде бала һәм өч өлкән кеше була. Алар баланы карап җиткерә алмый. „Балагыз бик актив“, диләр. Тик бу бит балаларның иминлеген тәэмин итмәү, шкафларны беркетми кую өчен сәбәп түгел», — дип сөйли Дилә Васильева.

Әлеге вакыйгадан соң әни кеше баласы белән өйдә торып торырга карар кыла. Аның сүзләренчә, бу көннәрдә бакча җитәкчесе компенсация тәкъдим итә. Ул бу гаиләнең киләсе айга бакча өчен түләүдән азат ителүен әйтә. Ләкин түрә сүзендә тормый. Бала бакчага йөри башлауга ук, счет кәгазе бирәләр.

«Бакча җитәкчесе тикшерүләрдән курыкмый. Хәзер алар шкафларны беркетеп куйган, баланың яралары төзәлде. Ләкин миндә документларның күчермәсе бар, аның белән хат язышкан текстлар, тавышлы аралашу язмалары бар. Анда бакча җитәкчесе иминлек мәсьәләләренә җитәрлек игътибар бирмәве хакында үзе әйтә. Бу эшне зурга җибәрәсе килмәгән иде, тик шунсыз булмас ахрысы», — ди Дилә Васильева.

Бу хатынның хәбәренә биредәге Роспотребнадзор бүлеге вәкиле игътибар иткән. Ул белгеч белән элемтәгә кереп, вакыйганың сәбәпләрен ачыкларга тәкъдим итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100