news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда полиция хезмәткәрләре бер ир-атның өендә 738 литр контрафакт аракы тапкан

58 яшьлек ир-атны өч миллион сум күләмендә штрафка тартырга яки өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

news_top
Чаллыда полиция хезмәткәрләре бер ир-атның өендә 738 литр контрафакт аракы тапкан
Татарстанның Чаллы шәһәрендә полиция хезмәткәрләре бер ир-атның өендә 738 литр контрафакт аракы, шәраб һәм коньяк тапкан.
Гомуми бәясе 100 мең сумга якын торган спиртлы эчемлекләрнең лицензиясе булмаганлыктан, полицейскийлар аларның барысын да конфискацияләгән.
Әлеге факт нигезендә «Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне законсыз төстә җитештерү һәм әйләнешкә кертү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
58 яшьлек ир-атны өч миллион сум күләмендә штрафка тартырга яки өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар