Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда низаг: 45 яшьлек хатын ир-атның күзендәге протезны төшерә, ир пычак белән кадый

Спиртлы эчемлеклә куллану нәтиҗәсендә низаг, 2 август көнне "Заря" бакчачылык ширкәтендәге бер йортта килеп чыга. Бу хакта"Челнинские известия" газетасы хәбәр итә.

news_top_970_100
Чаллыда низаг: 45 яшьлек хатын ир-атның күзендәге протезны төшерә, ир пычак белән кадый

Йортта 45 яшьлек хатын - кызның мәете табыла. Аның ботында пычак белән кадау нәтиҗәсендә ясалган яралар була. Бу очрак буенча тикшерү органнары РФ ҖК 111 маддәсенең 4 өлеше нигезендә (сәламәтлекккә зыян салып зарар күрүченең үлеменә китерү) җинаять эше ачканнар. 

Җинаять кылуда шикләнеп 37 яшьлек ир - ат кулга алынган, ул гаебен танып, күрсәтмәләр биргән. Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче үзенең танышы белән дачага дусты янына килә, алар анда спиртлы эчемлекләр эчәләр. Алкоголь эчү вакытында гаепләнүче белән зыян күрүче арасында низаг килеп чыга. Хатын ир - ат белән талаша һәм битенә суга, шуның нәтиҗәсендә ирнең күзендәге протезы төшә. Протезын эзләгәндә хатын аңа тибә башлый. Шуннан соң, ир пычак алып аның аягына кадый. Шуның белән конфликт тәмамлана. Бары тик иртән генә хатынның үлгәнлеге ачыклана.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100