Чаллыда әнисенең туган көнендә үсмер малайны машина таптап үтергән
Шаһитлар баланың мәете берничә сәгать юл өстендә ятуын яза.

9 гыйнварда кичке бишенче яртылар тирәсендә Чаллының Мәскәү һәм Халыклар дуслыгы урамнары чатында юл һәлакәте була. Биредә «ВАЗ-2101» машинасы таптаган 15 яшьлек үсмер үлә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
«ВАЗ-2101» машинасы белән 22 яшьлек егет идарә итә. Ул Халыклар дуслыгы проспекты буйлап Тынычлык проспектына таба бара. Шул чакта светофорның кызыл төсенә чатны узып китә һәм 15 яшьлек үсмерне бәрдерә. Үсмер малай җәяүлеләр кичүе аша юлны чыгып бара торган була.
Бала урында ук үлә. Хәзер тикшерүчеләр гаеплеләрне ачыклый.
Әлеге фаҗига турында социаль челтәр кулланучылар да яза. Чаллыда яшәүче хатын баланың мәете юлда бик озак ятуга ачулана.
«Бала берничә сәгать юл өстендә ятты. Коточкыч бит. Аны тиз генә алып куеп булмыймы? Мин шунда улымны дәрестән ике сәгать көтеп тордым. Криминалистларның вакыты юкмы? Мескен малай», — дип яза Оксана.
Социаль челтәр кулланучылар сүзләренчә, фаҗига көнендә баланың анасының туган көне була.