Чаллыда наркотик сеңдерелгән битлек тараталар дигән хәбәрне полиция кире какты
Социаль челтәр кулланучылар йорт ишегалларында наркотиклы битлекләр тараталар дигән хәбәр тараткан иде.
Чаллы шәһәренең йорт подъездларында таныш булмаган кешеләр наркотик матдә сеңдерелгән медицина битлеге тәкъдим итәләр дигән хәбәрне полиция хезмәткәрләре кире какты. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
Социаль челтәрләрдә Чаллы шәһәре төркемнәрендә наркотиклы битлекләр турында хәбәр таралган иде. Имеш, чит кешеләр йорт подъездларына килә һәм узып баручыларга медицина битлеге тәкъдим итә. Бу битлекләргә наркотиклар һәм башка психотроп матдәләр сеңдерелгән була. Битлекне киеп караган кешеләр аңын югалтып егыла һәм аннары аларны талыйлар, диелә бу хәбәрдә.
Әлеге мәгълүматны таратучылар таныш булмаган кешеләр кулыннан шәхси саклану чаралары алмаска киңәш итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе вәкиле «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә бу очрак турында аңлатма биргән. Ул әлеге мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен әйтә. Моннан тыш, әлеге «куркыныч очрак» турында мәгълүмат илнең төрле төбәкләрендә апрель аеннан бирле таратылуы билгеле, диелә бу хәбәрдә.