news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда машина сигнализациясе тавышын ишетеп йөгереп чыккан ир-ат үлгән

Ир-атның хәле киткән һәм ул кар көртенә егылган.

news_top
Чаллыда машина сигнализациясе тавышын ишетеп йөгереп чыккан ир-ат үлгән

7 февральдә Чаллыда бер ир-ат машинасының сигнализация тавышын ишеткән һәм урамга йөгереп чыккан. Ул шунда ук вафат булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кичке дүртләр тирәсендә 65 яшьлек ир-ат тәрәзәдән машинасының тавышын ишетеп ала. Ул ни булганын карарга дип урамга йөгерә.

Урамда ир-атның хәле кисәк кенә китә. Ул карга егыла. Ярдәмгә хатыны йөгереп чыга. Ул ашыгыч ярдәм чакыра. Пенсионер ир-атны коткара алмыйлар, ул табиблар һәм хатыны каршында вафат була.

Якынча версия буенча, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән. төгәл диагнозны судмедэкспертлар ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар