Чаллыда мәктәпкә чыгып киткән кыз бала югалган

Яр Чаллы шәһәрендә 16 яшьлек кыз бала югалган. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итә.
Милана Л. исемле кызның әтисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул кызының 6 майда мәктәп бинасыннан чыгып китүен, шуннан соң бала белән элемтә булмавын сөйләгән. Әти кеше кичке унберләр тирәсендә полициягә килеп, гариза язган.
Әтисе сүзләренчә, кыз белән гаиләдә конфликт булмаган, бала иртәнге якта, гадәттәгечә, мәктәпкә киткән.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция хезмәткәрләре сүзләренчә, Милана моңа кадәр дә өйдән чыгып киткәләгән.