Чаллыда мәктәп укучысы ташландык төзелештән егылып төшкән
Бәхетсезлек очрагы кичә кич, Чаллыдагы "Алан" базары артындагы төзелештә килеп чыккан.
Төзелеп бетмәгән бина стенасының читендә 15 яшьлек мәктәп укучысы утырган була. Бер мизгелдә кыз тигезлекне югалта һәм 2 нче каттан егылып төшә, дип яза "Челнинские известия" газетасы.
Нәтиҗәдә аны авыр хәлдә һәм күп санлы җәрәхәтләр белән кома халәтендә хастаханәгә озаталар. Кыз хәзерге вакытта реанимация бүлегендә ята.
Нәтиҗәдә аны авыр хәлдә һәм күп санлы җәрәхәтләр белән кома халәтендә хастаханәгә озаталар. Кыз хәзерге вакытта реанимация бүлегендә ята.