Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда кышкы суыкта да урамда шортиктан йөрүче бабайны видеога төшереп алганнар

Шәһәр халкы бу хәлгә карата төрле фикерләр әйтә.

news_top_970_100
Чаллыда кышкы суыкта да урамда шортиктан йөрүче бабайны видеога төшереп алганнар

Чаллыда кышкы салкында да урамда шорты белән майка гына киеп йөри торган бабайны видеога төшереп алганнар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Ир-ат бик җиңелчә генә атлап тукталышка таба бара. Әлеге кадрлар турында социаль челтәр кулланучылар төрле фикерләр яза.

Алар бу кешенең ел әйләнәсенә шул киемсез йөрүен, инде күптәннән чыныгуын әйтә. Ул өс киемсез килеш кенә «Гренада» паркында теннис уйный, роликларда йөри икән.

Челтәр кулланучылар «бабай киемгә акча сарыф итми, экономия», ди.

Ләкин ир-атның шулай өс киемсез йөрүен ошатмаучылар да бар, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100