Чаллыда кулъязма Коръәнне унбиш миллионга саталар
Гарәп графикасында язылган китапның үз тарихы бар.
Чаллыда түләүсез игъланнар сайтында Коръән сату турында хәбәр чыккан. Кулъязма китапны унбиш миллион сумга сатарга җыеналар. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Коръән гарәп графикасында язылган. Сатучы китапның тарихи булуын әйтә.
«Бу Коръәннең хуҗасы күп сугышларда булган, китапны йөрәк янында саклаган. Ул исән калган, аннары Коръәнне улына тапшырган», - диелә игъланда.
Хуҗа кеше бу китап өчен түләнгән акчаны тернәкләндерү үзәге төзүгә һәм агачлар утыртуга тотарга җыенуын да әйтә.