Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда коляскалы инвалид могҗизалы рәвештә «аякка баскан»

Әлеге видео социаль челтәрләрдә таралды.

news_top_970_100
Чаллыда коляскалы инвалид могҗизалы рәвештә «аякка баскан»
https://pixabay.com

Чаллыда коляскалы инвалидның могҗизалы рәвештә «аякка баскан» видеосы социаль челтәрләрдә таралды.

Ул Мәләкәс аръягы районындагы бер йортның подъездына урнаштырылган күзәтү видеокамерасына эләккән. Поъезддагы баскычка килеп җиткәч, инвалид торып баса һәм үз аякларында коляскасын күтәреп менә. Соңыннан кире коляскасына утыра.

Әлеге видеода шәһәр халкы ЗЯБ бистәсе янындагы «Лента» кибете янында хәер сорашучы физик мөмкинлекләре чикле кешене таныган. Алар аңа бик күп тапкыр хәер калдырулары турында яза.

«Акча урынына азык-төлек бирүчеләрне яратмый. Акча бирмәүчеләр артыннан: «Мин инвалид, миңа 50 сумыңны да кызганасыңмы дип кала»;

«Бу кеше „Мегастрой“ тирәсендә дә күренгәли. Без аның авыру булуына ышанмадык. Артыбыздан начар сүзләр әйтеп, үпкәләп калган иде»;

«Менә аның кебек симулянтлар арасында чынлап та хәергә мохтаҗ кешеләргә ышанмый башлыйлар»;

«Мине Алла белән куркыткан булды. Акча бирмәгәнгә Аллаһ Тәгалә җәза бирәчәк дип калды. Ояты кая икән», — дип комментарийлар калдырганнар.

Берәү аңа эш тә тәкъдим итеп караган булган. «Бу кеше баш тартты. Аякларың йөрмәгән килеш сине эшләтеп карар идем мин, диде. Минем компаниямдә берничә инвалид эшли. Берсе дә хәер сорашмый бит, барысы да логист булып урнаштылар», — дип язган ул инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100