Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда күзенә кура җиләге ботагы кергән укытучы хатынны табиблар коткарган

Ботак күз кабагын ертып, күз орбитасына кереп кадалган, күзне өлешләп диярлек кабат җыйганнар.

news_top_970_100
Чаллыда күзенә кура җиләге ботагы кергән укытучы хатынны табиблар коткарган
https://pixabay.com

Чаллыда атказанган укытучы, элеккеге мәктәп директоры Мәсфия Сафина Чаллының 5 нче номерлы хастаханәсе табибы — офтальмология бүлеге җитәкчесе Рифат Җамалиевка рәхмәт әйтә. Бу турыда хастаханәгә сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

«8 майда бакчада эшли идем. Ул көнне көчле яшен булды, мин өйгә таба йөгердем. Шул чакта аягым таеп китте дә киселгән кура җиләге ботаклары өстенә йөзтүбән егылдым. Очлы ботаклар өске күз кабагын ертып, күзгә кадалды. Бөтен битемне кан басты, мине бик авыр хәлдә офтальмология бүлегенә китерделәр. Табиб-офтальмолог Тамара Михайловна Голованова мине кабул итте һәм беренче операцияне ясады. Аннары мине Рифат Җамалиев дәвалады, операция ясады. Ул сул күземне өлешләп диярлек кабат җыйды, уң күземне текте. Дөньяда иң яхшы табиб минем күземне генә түгел, гомеремне саклап калды», — ди Мәсфия Сафина.

Табиб сүзләренчә, кура җиләге ботагы күзнең өске кабагын ертып кына керми, алар сынып, күз орбитасы артында кала. Операция вакытында шуларны алганнар. Коры микрокисәкчеләрне алу кыен булган, аларны берничә көн чыгарганнар, диелә бу хәбәрдә. 

Мәсфия Сафина хәзер күрә башлаган, тиздән җөйләрне алып, аны өенә җибәрәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100