news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда көрәш буенча дөнья чемпионы вафат булган

Рәшит Хәбибрахманов грек-рим көрәше буенча утыздан артык спорт мастеры тәрбияләгән. 

news_top
Чаллыда көрәш буенча дөнья чемпионы вафат булган

8 гыйнварда Чаллы шәһәрендә грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы, классик көрәш буенча СССРның спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Рәшит Хәбибрахманов 66нчы яшендә вафат булган. Ул озак вакыт авырганнан соң үлгән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итә.

Рәшит Хәбибрахманов 20 ел дәвамында Чаллы дәүләт педагогика университетында физик культура һәм спорт факультетында укытучы булып эшләгән. Шул вакыт эчендә грек-рим көрәше буенча утыздан артык спорт мастеры тәрбияләгән. Шәһәрдә беренчеләрдән булып Чаллы педагогика университеты базасында кызлар өчен билбаулы көрәш секцияләре оештырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар