Чаллыда көнче ир хатынының борынын һәм яңак сөяген сындырган
Чаллыда көнче ир хатынының борынын һәм яңак сөяген сындырган
Чаллы шәһәрендә 36 яшьлек хатынны үз ире имгәткәнче кыйнаган. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.
Вакыйга 30 апрельдә кичке тугызлар тирәсендә 50нче комплекстагы йортта була. Ир белән хатын талаша башлый. 30 яшьлек беркайда да эшләмәүче ир-ат хатыныннан көнләшә. Шуннан соң көнче ир хатынны вәхшиләрчә кыйнап ташлый. Хатынның башы имгәнгән, борыны һәм яңак сөяге сынган, башка урыннары имгәнгән, диелгән бу хәбәрдә.
Бик җитди травмалар алган хатынны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китергәннәр. Ирне исә полиция хезмәткәрләре тоткарланган. Бу кешегә карата "Сәламәтлеккә җитди зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Аны 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Тикшерү вакытында бу ир-ат шәһәрдән чыгып китмәү турында имза куйган.