Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда күкрәк баласына дөрес диагноз куймаган өчен, хастаханәне судка биргәннәр

Судмедэкспертиза табибларның гамәлләре дөрес булмавын раслаган.

news_top_970_100
Чаллыда күкрәк баласына дөрес диагноз куймаган өчен, хастаханәне судка биргәннәр
https://pixabay.com

Суд Кама балалар медицина үзәге Чаллыда яшәүче гаиләгә 200 мең сум акча түләргә тиеш дип карар чыгарган. Бу турыда Chelny-biz.ru хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, табиблар баланың зарларын дөрес аңламаган, аның хәле начарлану сәбәпләрен ачыкламаган, невролог белән консультация оештырмаган һәм анализ алмаган. Шуннан соң күкрәк баласына диагнозны дөрес билгеләмәгәннәр һәм хастаханәгә салмаганнар.

Баланың авыруы көчәйгән. Стационарга салганда аның хәле бик авыр булган.

Судмедэкспертиза табибларның гамәлләре дөрес булмавын раслаган.

Суд ата-аналарның хастаханәгә булган дәгъвасын өлешчә канәгатьләндергән. Шулай итеп мораль зыян өчен 200 мең түләү турында карар чыгарганнар.

Тик хастаханә бу карар белән килешми һәм шикаять белдерә, диелә бу хәбәрдә. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100