news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда көчле яңгырдан соң "БМВ Х5" суга баткан

9 августта иртәнге 4 тирәсендә Чаллыда яуган яңгыр урамнарны күлләвеккә әйләндергән.

news_top
Чаллыда көчле яңгырдан соң "БМВ Х5" суга баткан
Иске Сарман урамында су басу булып, "БМВ Х5" машинасын коткару өчен ашыгыч хезмәтләр чакырырга туры килгән. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.



Машинаның 38 яшьлек йөртүчесе зыян күрмәгән, салонда пассажирлар булмаган. Коткаручылар тросслар ярдәмендә машинаны тартып чыгарган һәм хуҗасына тапшырган.



Юл хезмәте эшчеләре белән бергәләп, урамдагы суны суырта башлаганнар. Су баскан урынның ике ягыннан да ЮХИДи инспекторлары посты куелган. Машина йөртүчеләрне бу урынны әйләнеп узарга җибәрәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар