news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда исерек ата гарип кызын тәрәзәдән ыргыткан

Әнисе үлгәннән соң кыз әтисе белән калган.

news_top
Чаллыда исерек ата гарип кызын тәрәзәдән ыргыткан
56 комплекстагы йортның беренче катында яшәүче 68 яшьлек исерек ир, ДЦП булу сәбәпле караватта гына ятып торган 28 яшьлек кызын тәрәзәдән ыргыткан. Бу хәл көпә-көндез, 14.30 сәгатьтә була. Вакыйганың шаһитлары табибларны чакыра.

Инвалид кызның ботына һәм умырткасына зыян килә. Табиб ярдәме күрсәткәч, аны өенә озаталар.

Инвалид кыз, әнисе үлгәч, әтисе кулына калган. Аның ике абыйсы бар, алар үз гаиләләре белән яши, кыз янына килеп йөриләр.

Пенсионер иркә карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

Чаллыда моңа охшаш вакыйга быелның февралендә булган иде. Иван Никитин, йокларга комачаулаган 5 яшьлек кызын кыйный һәм 3 каттан ыргыта. Карга төшү сәбәпле, кызга зур зыян килми. Иван Никитин судта гафу итүне сорый, бик нык исерек булу сәбәпле, ни өчен шулай эшләвен аңлата алмавын әйтә. Ул 10 елга колониягә хөкем ителә.

Фотода: Иван Никитин. "Челны-ТВ 24" каналыннан скриншот.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар