Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда фатиры өчен бертуган апасын кеше яллап үтерткән ирне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорыйлар

40 яшьлек ир-ат бертуган апасын үтерүгә гаепләнә.

news_top_970_100
Чаллыда фатиры өчен бертуган апасын кеше яллап үтерткән ирне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорыйлар

Бүген Татарстан Республикасының Югары судында Яр Чаллыда маникюр остасы булып эшләгән хатын-кызны үтерү буенча җинаять эшен карадылар. Гаепләнүчеләр – өч ир-ат. Дәүләт гаепләүчесе җинаятьтә катнашучыларның барысын да ирекләреннән мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Оештыручыны гомерлеккә ирегенннән мәхрүм итәргә, башкаручыны – 20 елга, ә арадашчыны – 19 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрүне сорады. 

Алдарак присяжныйлар утырышы коллегиясе гаепләү вердикты чыгарган иде. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә дип яза chelny-biz.ru газетасы.

2017 елның августында 36 комплекстагы үз фатирында матурлык салонында эшләүче Оксана Р. үтерелгән иде. Бу фаҗиганең бер катнашучысы ханымның бертуган энесе булган. Тикшерү версиясе буенча, аның милкенә һәм фатирына ия булу өчен, нәкъ менә ул апасын үтерүне яллаган. Ир-ат 47 яшьлек хезмәттәшенә апасын үтергән өчен 100 мең акча вәгъдә иткән, ләкин тегесе баш тарткан. Шуннан соң гаепләнүче, аңа үзе урынына башка кешене табарга куша һәм бу “хезмәт” өчен 50 мең тәкъдим итә. Баш тарткан очракта,  эштән куу белән янаган һәм акчаны кайтаруны таләп иткән. Ир-ат ризалашкан. Шулай итеп өченче кеше пәйда була.

Chelny-biz хәбәр иткәнчә, ир-ат бу җинаятькә ике атна әзерләнгән. Арадашчы һәм башкаручы бергәләп Оксананың йорты янына берничә мәртәбә килгәннәр: күзәткәннәр, аның маршрутын һәм китү юлларын караганнар. 2017 елның 11 августында хатынның абыйсы, хезмәттәшенә апасын 12 август төнендә үтерергә куша. Ә үзе алиби булдырыр өчен төнге сменага эшкә китә. Җинаятьне башкаручы, өченче катнашучы, корбанының фотоларын һәм домофон ачкычларын ала, йортның чормасына кача һәм шунда төнгә кадәр утырып чыга. Соңыннан фатирга төшә һәм корбанын көтеп тора. Иртән, ханым тышкы ишекне ачкач, ир-ат фатирга керә, хатынның кулына пычак белән суга һәм муенаны канцелярия пычагы белән кадый. Шуннан соң Оксана Р.ны буа һәм качып китә. Җинаять коралын ир күрше йорт янындагы чүп савытына ташлый, шул сәбәпле аны тиз табалар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100