news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда фаҗига: Көнче ир-ат сөйгәнен пычак белән кадап үтергән

Чаллыда фаҗига: Көнче ир-ат сөйгәнен пычак белән кадап үтергән

news_top
Чаллыда фаҗига: Көнче ир-ат сөйгәнен пычак белән кадап үтергән
Чаллы шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек ир-ат көнләшеп, сөйгән хатын-кызын үтергән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте. 

Фаҗига кичә кичке алты тирәсендә ГЭС бистәсендәге бер йортта була.

Әлеге билгесез сәбәпләр аркасында, 45 яшьлек ир-ат үзенә кунакка килгән 44 яшьлек хатын-кызны көнләшә башлый. Бер мизгелдә ир белән хатын талаша тотына. Шуннан соң ир-ат сөйгәненә пычак кадый. Яраланган хатын урында ук үлә, ашыгыч ярдәм табиблары аңа ярдәм итәргә өлгерми.

Көнче ир-атны тоткарлаганнар. Ул гаебен өлешчә генә таныган. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар