Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда җенес әгъзасы кисеп алынган ир-ат мәете табылган

Мәрхүмнең әгъзасын тәрәзәдән ыргытканнар, аны кар өстендә тапканнар.

news_top_970_100
Чаллыда җенес әгъзасы кисеп алынган ир-ат мәете табылган

Чаллыда 37 яшьлек ир-ат мәете табылган. Аның җенесе әгъзасын кисеп ташлаганнар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«ЧИ» чыганаклары белешмәсе буенча, җинаять 9 декабрьдә ГЭС бистәсендә була. 15.30 сәгатьтә биредәге фатирда ир-ат мәете табыла. Аны вәхшиләрчә кыйнаганнар, башына чүкеч белән сукканнар, җенес әгъзасын аш-су пычагы белән төптән кисеп алганнар һәм тәрәзәдән ташлаганнар. Әгъзаны тәрәзә төбендә кар өстендә тапканнар.

Җинаятьтә шикләнеп моңа кадәр хөкем ителгән ир-ат тоткарланган. Аның сүзләренчә, ир-атлар табын корып утырганда бер хатын өчен талаша башлый. Көнчелек аркасында ул иптәшенә ташлана һәм үтерә.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100