Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда элекке полиция хезмәткәре танышын шартлатырга теләгәнме, әллә куркытырга гына ниятләгәнме?

Чаллыда ишек тоткасына элеп калдырган граната турындагы хәбәр зур шау-шу тудырды. Чынлыкта ул кулдан ясалган шартлаткыч җайланма булып чыкты. “Татар-информ” агентлыгы Чаллы халкын бик дулкынландырган бу очрак судка кадәр барып җитәрме дип белеште.

news_top_970_100
Чаллыда элекке полиция хезмәткәре танышын шартлатырга теләгәнме, әллә куркытырга гына ниятләгәнме?

“Подъездда шартлаткыч җайланма. Бар кешегә дә эвакуация!”

Моңа кадәр “Татар-информ” 22 февральдә Чаллыда килеп чыккан хәл турында язган иде. 32 нче комплекста 7 нче йортта яшәүчеләрнең берсе күрше фатир ишеге тоткасында шикле әйбер күреп алган. Ул шартлаткыч җайланмага охшаган, аннан зәңгәр чыбык чыгып торган. Ир кеше, озакка сузмыйча, полициягә мөрәҗәгать иткән. Урынга тиз арада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы саперлары, шәһәрнең башка ашыгыч хезмәтләре экипажлары килеп җиткән.

Подъездда яшәүчеләрнең һәммәсен дә эвакуацияләгәннәр. Алар барысы кырыкка якын кеше булган. Кешеләр киенергә дә өлгермичә, документларын гына алып, урамга чыккан. Шартлаткыч куелган фатирдан янгын сүндерү баскычы буенча 24 яшьлек хатынны һәм аның дүрт яшьлек кызын коткаручылар алып чыккан.

Бу хәлнең ни белән тәмамланганын озак көтәргә туры килгән. Йортта яшәүчеләр үз фатирларына төн уртасында гына кайта алган. Шуңа кадәр саперлар ике сәгать дәвамында шартлаткыч дип фаразланган җайланма белән эшләгәннәр. Алар җайланманы ишек тоткасыннан алып, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгенә озатканнар. Шуннан соң оперативниклар, криминалистлар, тикшерүчеләр эшкә керешкән. Подъездда бармак эзләрен, башка җинаять билгеләрен эзләгәннәр.

“Законсыз корал әзерләү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


“190 меңнән процентлар кайда?”

Эшлекле дүшәмбе барышында Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе Надир Закировны резонанслы җинаятьне ачу белән котлады. Чаллы полициясе башлыгы ишек тоткасындагы шартлаткыч җайланма белән бәйле җинаять эшендә шикләнелүче билгеле булын раслады.

Әлеге җинаятьне башкаруда шикләнелеп, ЗЯБ бистәсендә яшәүче 29 яшьлек ир-ат тоткарлануы билгеле булды.

“Татар-информ” агентлыгының үз чыганаклары аша ишек тоткасында шартлаткыч җайланма табылган фатирны 27 яшьлек хатын һәм аның 4 яшьлек кызы арендага алып торуы билгеле булды. Берникадәр вакыт элек ул “Тинькофф” банкында эшләгән. 

Бу хәлдән соң, хатын полиция хезмәткәрләренә ишек тоткасына шартлаткыч җайланманы кем элеп куярга мөмкин булуы турында сөйләгән. Аның сүзләре буенча, “шартлатучы” моңа кадәр хатын белән уртак финанс мөнәсәбәтләрдә торган танышы булырга мөмкин.

Хатынның танышы – Мисько элек полициядә хезмәт иткән, ләкин былтыр аннан киткән, дип сөйләгән ул. Танышы эшен алмаштырырга теләгән. Тиз арада яхшы эш таба алмаган. Нәтиҗәдә ул банкта эшләүче таныш хатынына мөрәҗәгать иткән - ә хатын акча эшләп алырга ярдәм итәргә ышандырган.

“Татар-информ” агентлыгы чыганагы мәгълүматы буенча, хатын танышына банкта акча күчерүләрдән комиссия кайтару ярдәмендә акча эшләргә тәкъдим иткән. Берникадәр вакыт дәвамында шул рәвешле үзе дә акча эшләвен аңлаткан. Ир кеше хатынга 190 мең сум биргән. Танышы бу акчаны эшкә җибәрә һәм процентлар белән кайтарачак, дип планлаштырганнар.

Ләкин эш барып чыкмаган, акча тоткарланып калган. Хатын акча кайтара алмавын әйткән. Ул банкның куркынычсызлык хезмәте бу акчаларны күчерүне тоткарлавын хәбәр иткән.

Билгеле бер мизгелдә, акчасын кире кайтару өметен өзгән Мисько, танышына гадәти булмаган ысул белән йогынты ясарга карар кылган – шартлаткыч җайланма ясаган да ишек тоткасына элеп куйган.

Тоткарланган ир-ат үз гаебен таныган, хәзер ул чыгып китмәү турында имза куйган. Шулай ук ул беркемне дә шартлатырга җыенмавын, бары тик партнерын куркытып, акчаны кире кайтаруын тизләтергә җыенганын белдергән.


“Куркыткан өчен җинаять җаваплылыгы каралмаган”

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе үз чыганакларыннан ачыклаганча, хәзерге вакытта җинаять эшенең барышы экспертиза нәтиҗәләренә бәйле.

“Барысы да шартлаткыч җайланма экспертизасына бәйле. Әгәр ул шартламаса, җинаять эшен тулысынча туктатырга туры килә. Сез шуны аңлагыз, җайланмага 80 грамм дары салынган булган. Бу аучылар дозасы, аны патронга салалар. Шундый күләмдәге дары зыян китерә ала идеме икән? Бер шик бар. Без җинаять эшләрен, мәсәлән, кимендә 100-130 грамм дары турында сүз барганда гына кузгатабыз. Ул вакытта да җәза зур түгел. Шуңа күрә экспертиза нәтиҗәләрен көтеп торырга кирәк, бераз гына булса да конкрет мәгълүмат булсын”, - дип уртаклашты агентлыкның тикшерү эшенә якын торган чыганагы.

Безнең чыганак фаразлаганча, салынган дары күләмен исәпкә алсак, шикләнелүче беркемне дә шартлатырга җыенмавына, бары тик куркытырга гына теләвенә ышандырырга мөмкин.

“Ә бездә “куркыткан өчен” җинаять җаваплылыгы каралмаган. Әгәр әлеге ир, белеме җитешмәгәнлектән, 80 грамм дарының шартлату өчен аз булуын белмәгән булса, ул шартлатырга уйлаган булса – башка очрак. Тик, моны да исбатларга кирәк бит... Нәкъ менә шуңа күрә дә шикләнелүчене кулга алмаганнар, бары тик чыгып китмәү турында имза гына куйдырганнар. Безнең өчен сыйфат мөһим, ә эшнең уйдырма резонанслы булуы түгел”, - дип әйтте хокук саклау органы вәкиле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100