Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда элекке хатынының егетен балта белән чабып үтергән Алмазны хөкем итәләр

Татарстанның Югары судында Алмаз Маликов эшен тикшерә башладылар.

news_top_970_100
Чаллыда элекке хатынының егетен балта белән чабып үтергән Алмазны хөкем итәләр
Алинә Фәйзрахманова

Чаллыда яшәүче Алмаз Маликов элекке хатынының сөйгән ярын үтерүдә гаепләнә.

2020 елның сентябрендә Алмаз аерылган хатынына һәм аның очрашып йөргән егетенә урамда ташлана. Ул көндәшен җиргә егып сала һәм балта белән чабып үтерә.

Әлеге вәхшиләрчә үтерү бөтен Чаллыны тетрәндерә. Тикшерү версиясе буенча, фаҗиганең сәбәбе — ике ел элек аерылышкан Алмаз һәм Айгөл Маликовлар арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр. Әлеге фаҗигагә берникадәр вакыт кала, ир белән хатын арасындагы конфликт тагын да кискенәя. Алмаз белән Айгөлнең ике баласы бар, Алмаз алар белән очрашырга тели. Айгөл, элекке ире белән очрашулардан качса да, аның балалар белән аралашуына каршы булмый, бары тик кайчан киләчәген алданрак әйтүен генә үтенә, чөнки балаларын төнгә каршы әтиләренә җибәрергә теләми.

Әмма Алмаз Маликовка бу ошамый. Ул элекке хатынына яный башлый, аны һәм яңа егетен үтерергә җыенуын әйтә. 10 сентябрьгә каршы төндә ир-ат элекке хатынының өенә килә. Алар ызгышып китә, Алмаз Айгөлне кыйный башлый, аягы белән аның битенә тибә, йодрыклары белән суга.

«Башымнан эләктереп алып, башымның арты белән идәнгә бәрде. Мин аңымны югалта башладым, 3-5 тапкыр сукты ул миңа. Күз алларым караңгылана башлады, шунда улымның тавышын ишеттем. Улым коридорга йөгереп чыкты һәм „әти, тукта“ дип кычкырды», — дип сөйләде судта Айгөл Маликова.

Аннары ир Айгөлнең телефонын һәм сәгатен үзе белән алып чыгып качып китә. Әмма янаулар туктамый. Фаҗигагә бер көн кала Алмаз кабат яза, балаларны үзе янына алып килүләрен таләп итә. Айгөл аңа каршы килә, инде соң булуы әйтә һәм Алмазга икенче көнне шалтыратырга куша. Ир-атны бу вариант канәгатьләндерми һәм ул «мин ау башлыйм» дигән смс-хәбәр язып җибәрә.

Шуннан соң Айгөл һәм аның очрашып йөри торган ир-егет Егор Бобенко полициягә гариза яза. Икенче көнне үк Егор Айгөлне эшкә алып барганда, Алмаз Маликов аларны урамда сагалап тора һәм балта белән ташлана.  

Шаһитлар сүзләренчә, барысы да бик тиз була, бу хәлгә беркем дә комачау итәргә өлгерми кала.

Айгөл машинадан чыгуга эт иярткән һәм кулына балта тоткан ир-ат автомобиль янына йөгереп килә. Ул машина тәрәзәсен вата. Егор машинадан чыгып качып китәргә тырыша. Әмма аны эт куып тота һәм өстенә сикереп юлга ега. Алмаз йөгереп килеп җитә һәм Егорның башына, аркасына балта белән чаба.

Көндәшен үтергәч, җинаятьче Айгөл артыннан чаба, әмма хатын үзе эшли торган медицина үзәгенең фойесына кереп өлгерә. Аны үлемнән җитәкчесе коткара - ир травматик пистолет тотып җинаятьчегә каршы чыга. Кисәтергә теләп ата, әмма бу да үтерүчене туктата алмый. Айгөл һәм аның җитәкчесе бинага кереп бикләнә.

Полициягә шалтыратканнан соң, фаҗига урынына тикшерү-оператив төркеме, ашыгыч ярдәм машинасы һәм шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев фаҗига булган урынга килә. Полиция эзләүләр башлый. Фаҗигадән соң икенче көнне үк, суд Алмаз Маликовны кулга ала һәм аны СИЗОга җибәрә.

«Без хатыным белән яхшы ул үстергәнбез. Ул ике балигъ булмаган баланы тәрбияләү җаваплылыгын үзенә алырга куркып тормады, чөнки Айгөлне ярата иде. Ул балалар белән уртак тел таба алды, аларның мөнәсәбәтләре яхшы булды. Ул хәтта алаларны әтиләре янына да алып бара иде, чөнки Айгөл үзе аның белән очрашудан курка иде», — дип сөйләде Егорның әтисе. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100