Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда дистәдән артык кеше кар чистартырга комачаулаган «хуҗасыз» машинаны күчергән

Инстачылар машинага зыян килгән булырга мөмкин дип борчылган.

news_top_970_100
Чаллыда дистәдән артык кеше кар чистартырга комачаулаган «хуҗасыз» машинаны күчергән
https://www.instagram.com/video_tatarstan/

Кышын хәрәкәт итми, яртылаш кар астында калган машиналар һәр ишегалдында бар. Андый автомобильләр кар чистартырга комачаулый. Халык телендә аларны «умырзаялар» диләр.

Чаллыда машина куя торган урынны кардан чистарту өчен дистәләгән кеше бер автомобильне күмәк көч белән күчереп куйган. Бу хакта «Казан. Татарстан. Видеолар» аккаунтында хәбәр ителә.

«Машина яньчелгән, кырылган булырга мөмкин. Моның өчен инициатор җавап бирәчәк. Машина хуҗасы гариза язачак», — дип борчылган инстачылар.

«Туйдырды ул «умырзаялар». 21 гасыр. Ә аларның сигнализациясе дә, машина хуҗасының телефон номеры да юк. Хуҗа үлгәнме? Әллә аның акчасы күп, икенче машинасында йөриме? Әллә бензинга акчасы юкмы? Сат инде ул машинаңны кирәк булмагач, йә телефон номерыңны булса да калдыр. Сез ишегалдын чистартырга, йорт түбәсеннән кар төшерергә комачаулыйсыз», — дип ачынып язучыны калганнар да хуплап алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100