Чаллыда дүрт көн элек югалган Елена Ризванованы эзлиләр
36 яшьлек хатын өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.
Чаллы полициясе 36 яшьлек Елена Ризванованы эзли. Ул 24 декабрьдә Орловка бистәсендәге өйдән чыгып киткән һәм югалган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Еленаның буе 170-175 см, озын сары чәчле, күзләре зәңгәр төстә. Кара пәлтә, кара аяк киеме кигән, башына яулык ябып йөри.
Елена турында белешмәсе булган кешеләргә түбәндәге номерларга шалтыратырга сорыйлар: 37 91 16, 37 91 17, 34 70 73.