news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда өченче каттан егылып төшкән бер яшьлек бала исән калган

ГЭС бистәсенең 4нче комплекс фатирының өченче катыннан тәрәзәдән бер яшьлек бала егылып төшкән.

news_top
Чаллыда өченче каттан егылып төшкән бер яшьлек бала исән калган
https://pixabay.com/ru

Фаҗига вакытында фатирда баланың 30 яшьлек әнисе һәм 61 яшьлек әбисе булган. Бала тәрәзә янында уйнап утырган. Әби баласына су бирергә дип кухняга чыга һәм баланың елаганын ишетә. Ул бүлмәгән кергәндә тәрәзә ачык була. Ул урамга йөгереп чыга һәм тәрәзә астында яткан баланы күрә. Аны өйгә алып кереп ашыгыч ярдәм чакыра.

Тикшерү өчен мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәрләренә тапшырылган. Малайның умырткасына һәм баш сөягенә зыян килгән. 118 маддә - ялгышлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салу нигезендә җинаять эше ачылган.

Баланы хастаханәгә илткәннәр, аның үпкәсе дә имгәнгән булган. Хәзерге вакытта бала дәвалану курсын уза. Чаллы полициясе хезмәткәрләре бу хәл буенча тикшеренү эшен башлаган, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар