Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда өч яшьлек баласы каршында ире вәхшиләрчә кыйнаган хатын үлгән

Көнче ир имгәнеп беткән хатынын караватка сала һәм кан тапларын чистартып, чыгып китә.

news_top_970_100
Чаллыда өч яшьлек баласы каршында ире вәхшиләрчә кыйнаган хатын үлгән
https://pixabay.com

Чаллыда Андрей Козыревка карата хөкем карары чыгардылар. Ул тугыз елга кырыс режимлы колониягә озатыла. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Былтыр 1 декабрьдә ир белән хатын көнчелек аркасында талаша. Ир хатынын баласы каршында вәхшиләрчә кыйнап ташлый. Өч яшьлек кыз әнисен имгәткәнне күреп тора. Соңрак мәетне тикшергәндә, экспертлар хатынның башында, күкрәгендә, кулларында һәм аякларында бик күп тапкыр суккан эзләр булуын ачыклый.

Хатыны кыйнауга реакция бирми башлагач, ир аны караватка алып сала, кан тапларын чистарта һәм өйдән чыгып китә.

Бераздан хатынны танышлары эзли башлый. Алар Козыревлар фатирына килә һәм бичара хатынның бик авыр хәлдә булуын күрә, аны хастаханәгә илтәләр.

Табиблар имгәнеп беткән хатынны коткара алмый, ике көннән ул үлә, диелә бу хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100