news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда чүп чиләге үзен «кыерсыткан» үсмерләргә «җавап кайтарган» — видео

Урамда кеше йөрми башлагач, малайларның чиләккә типкәләгәнен видеокүзәтү камерасы төшереп тора.

news_top
Чаллыда чүп чиләге үзен «кыерсыткан» үсмерләргә «җавап кайтарган» — видео

Әлеге вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Төрле электрон җайланмалар куелган «акыллы йорт» турында ишеткән бар, ә менә «акыллы чүп чиләге» турында моңа кадәр юк иде, диелә бу хәбәрдә.

Чаллының 18нче комплексындагы йортларның берсе янында урам бушап калгач, үсмерләр чүп чиләгенә «һөҗүм итә». Ике вандал чиләккә типкәли һәм бер мизгелдә малай үзе чиләккә бәрелә. Бала физика законнарын оныткан, ахрысы. Инерция буенча чиләк артка таба чайкала һәм үсмергә кире килеп бәрелә. 

Шуннан соң икенче үсмер дусты өчен үч алмакчы була. Ләкин ул да физика законнарын белми, дустының тәҗрибәсен дә истә тотмый. 

Чүп чиләге шулай итеп үзенә типкәләгән малайларга «җавап кайтара», диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар