Чаллыда билгесез ир-ат сигез яшьлек кызны лифтта бикләп тоткан һәм телефон камерасына төшергән
Чаллыда билгесез ир-ат сигез яшьлек кызны лифтта бикләп тоткан һәм телефон камерасына төшергән
Кичә көндез Чаллыда 32нче комплекста сигез яшьлек кыз мәктәптән кайтып барган. Лифтка аның белән бергә билгесез ир-ат кергән. Ул күпмедер вакыт кызны лифтта тоткарлап, аны телефонына төшереп торган. Бу хакта "Комсомольская правда" яза.
Өйгә кергәч, куркынган бала бу хәл турында әти-әнисенә сөйләгән. Олылар полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта полиция тикшерү башлаган, ир-атны эзлиләр. Хәл булган урыннан аяк киеме эзен алганнар.