news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер укытучы икенче укытучының фатирын баскан

Ул хезмәттәшенең ачкычларын алган һәм фатирына барып кайткан.

news_top
Чаллыда бер укытучы икенче укытучының фатирын баскан
https://pixabay.com

Чаллыдагы белем бирү оешмаларының берсендә бер укытучы икенче укытучының акчасын урлаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

35 яшьлек укытучы акчасы югалгач, полициягә мөрәҗәгать итә. Аның фатирыннан 16 мең сум акча юкка чыккан. Ишекне ватып ачу билгеләре дә булмаган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, акча урлауга шушы оешмада эшләүче башка укытучының катнашы булган. 32 яшьлек укытучы хезмәттәшенең сумкасыннан ачкыч урлаган. Эш көне вакытында ул чит кеше фатирына барып, акча яшерелгән урынны тапкан. Тоткарлаган вакытта бу хатын акчаның күбесен тотып бетергән булган инде.

«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар