news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер төндә алты машинага ут төрткәннәр

Чаллыда бер төндә алты машинага ут төрткәннәр

news_top
Чаллыда бер төндә алты машинага ут төрткәннәр
14 май төнендә Чаллыда алты машинага ут төртеп яндырганнар. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

ГЭС бистәсенең 6,7,8 нче комплексларында бер-бер артлы алты машинага ут каба. Алар йорт ишегалларында парковкалап куелган була. Кайсыберләренең страховкасы да булмый. Машина хуҗаларына 1 миллион 320 мең сумлык зыян килгән. Хуҗалар - төрле яшьтәге кешеләр, эретеп ябыштыручы, табиб, эшмәкәр, сәркатиб булып эшлиләр, берсе пенсионер.

Бу хәлдән соң 32 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше ачылган. 

Машиналарга ут төртеп йөрүче ир-ат беркайда да эшләми. Ул гаебен таныган һәм вакыйга ничек булганын сөйләп биргән. Ләкин ни сәбәпле шундый эшкә барганын әйтмәгән.

Хәзер аны ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар