news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер машинага йомыркалар атып буяп бетергәннәр

Хуҗа кеше төнлә генә кайткач, машинасын ишегалдында калдырып торган булган.

news_top
Чаллыда бер машинага йомыркалар атып буяп бетергәннәр
https://pixabay.com

Чаллыдагы бер ишегалдында парковкада тора торган машинага йомыркалар атып, пычратып бетергәннәр. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Машина хуҗасы сүзләренчә, ул төнлә соң гына кайтып туктаган һәм иртән җиденче яртыда машинасын алып та китәргә җыенган. Ләкин иртән ишегалдына чыккач, машинаның йомырка белән пычранып бетүен күреп алган. Хәзер ул машинасына «йомырка белән һөҗүм итүчене» табарга тели. Аның турында белешмә өчен бүләк бирергә вәгъдә итә. Хуҗа кеше бу турыда социаль челтәрләрдә яза.

Ул низаглашып йөрергә җыенмый, «үчле кешенең күзенә карарга гына тели». 

Социаль челтәр кулланучылар исә аны машинасын дөрес куймаган өчен тәнкыйтьли. «Машиналарын теләсә кайда ташлап китәләр, ә иртән башкалар эшкә соңга кала», — дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар