Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер кешесез фатир аркасында бөтен йортка куркыныч яный

Билгесез кешеләр, беренче катта урнашкан ике бүлмәле фатирның тәрәзәләрен ватканнар. Күршеләре, җылылык биргәч, торбалар шартлап, коммуналь авария килеп чыгар дип куркалар. Шулай ук, үт төртүләрдән дә куркалар, чөнки хуҗалары калдырып киткән фатирда хәзер бомжлар яши. Бу хакта Эфир 24 телеканалы хәбәр итә.

news_top_970_100
Чаллыда бер кешесез фатир аркасында бөтен йортка куркыныч яный
Фатир хуҗасы вафат булганнан соң, кызы авылга күченеп китә, ә фатирда малае гына кала. Күршеләре сөйләвенчә, ул соңгы вакытта өендә күренми. Аның каравы, беренче катта урнашкан ике бүлмәле фатирга теләсә кем кереп йөри ала. Анда тәрәзә аша керәләр, - дип хәбәр итә Эфир 24 телеканалы

- Хәзер салкыннар башлангач, җылылык торбалары шартлар дип куркабыз, - ди күршеләрнең берсе - Гали я Гыймаева. 

Йортсыз кешеләр монда төн куна, ә көндезләрен фатир буш, дип сөйли Галия Гыймаева. Аның өе нәкъ шул ташландык фатир өстендә урнашкан. Пенсионер ханым әйтүенчә, ул берничә тапкыр коммуналь хезмәткәрләргә мөрәҗәгать иткән. Ләкин алар берни дә эшләми.


- Төрле хәл булуы мөмкин бит,  фатирның тәрәзәләре юк. Төнлә теләсә кем йөри, янучан сыеклык белән шешә ыргытып ут төртүләре дә бар. Газ плитәләре ниндидер, төзекме, түгелме, белмим. 

Торак коммуналь хезмәткәрләре әйтүенчә, җылытыла торган бинада һава температурасы менеп-төшеп уйнаса, авария китереп чыгарырга мөмкин, диләр. Ләкин кешеләр бу йортка хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итмәгәннәр. 

Идарә компаниясенә дә, торак эксплуатация конторасына да йортта яшәүчеләрдән мөрәҗәгать булмаган. Коммуналь хезмәт бу проблема хакында бүген генә белгән һәм кичекмәстән моны хәл итәргә аәгъдә биргәннәр. 

Идарә компаниясе җитәкчесе аптыршата: йортынң старостасы бу проблема турында узган атнада булган гомуми җыелышта берни дә әйтмәгән. 

- Аннан сорадым, ни өчен хәбәр итмәдегез, дип. Кешеләр күтәргән сорауларны без шунда ук контрольгә алабыз һәм хәл итәргә тырышабыз. Ул, бер елга якын фатир буш тора, дип белдерде. 

Торак-коммуналь хезмәте бүген үк тәрәзә пыялаларын алыштырачакларын җиткерде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100