Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер ир-ат ярты ел буена хатынының мәете белән яшәгән

Ир 47 яшьлек хатынының мәетен фатирда целлофан пленкага төреп саклаган.

news_top_970_100
Чаллыда бер ир-ат ярты ел буена хатынының мәете белән яшәгән
https://pixabay.com

Чаллыда яшәүче 50 яшьлек ир-ат бергә яши торган хатыны вафат булгач, мәетне җирләми, пакетка салып фатирда ярты ел тота. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

ЗЯБ бистәсендә яшәүче хатын былтыр октябрь аенда авырып вафат була. 47 яшьлек хатын мәетен быел 12 майда көндезге уннар тирәсендә фатирда табалар. Ул целлофан пленкага төрелгән килеш тора.

Полиция хезмәткәрләрен күргәч, фатир хуҗасы үз-үзенә кул салмакчы була. Аны коткарырга өлгерәләр. Фатирны караган вакытта үлем алды хаты да табыла. Ир бу хатны 9 майда ук язып куйган. 

Ир бергә яши торган хатынының вафат булганын туганнарына ни сәбәпле хәбәр итмәгән — бу әлегә билгесез. Ул мәрхүмәнең вафаты турында якыннарына да әйтми, җирләү эшләрен дә башкармый.

Бу йортта яшәүчеләр подъездда сасы ис килә башлагач, чаң сугалар. Шуннан соң гына күрше хатынының үлеме ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100