news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер ир-ат туйдан соң берничә көн узгач, яшь хатынын һәм аның сеңлесен үтергән

Еегет белән кыз 20 гыйнварда язылышкан, ә никахны алар узган елда ук укыткан булган.

news_top
Чаллыда бер ир-ат туйдан соң берничә көн узгач, яшь хатынын һәм аның сеңлесен үтергән
pixabay.com/ru

Чаллы янындагы Мәләкәс авылында 21 һәм 18 яшьлек ике бертуган кызның мәетен тапканнар. Берничә сәгать узгач, үтерелгән 21 яшьлек кызның иренең мәетен Алабуга районында юлдагы бер машинада табалар. Ул үзенә утлы коралдан аткан була, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Егет белән кыз 20 гыйнварда язылышкан, ә никахны алар узган елда ук укыткан булган. Үтерү рәсми язылышудан соң берничә көн узгач була. Якынча мәгълүматлар буенча, 25 яшьлек ир үзенең хатынын һәм аның сеңлесен үзләренең шәхси йортында үтергән. Видеокүзәтү камераларында күренгәнчә, ир-ат өйдән соңгы булып чыккан. 

Хатынын һәм балдызын үтергәннән соң, ир-ат шундук үз-үзенә кул салмаган. Чыганаклар хәбәр иткәнчә, егет Чаллыга массаж сеансына килгән. Әмма моның өчен түләүдән баш тарткан һәм массаж ясаучы хатын-кызны кыйнаган. 

Берничә сәгатьтән соң полиция хезмәткәрләре егетне трассада машинасында үле килеш тапкан. Әлеге фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен, хәзер үтерү урынында тикшерү чаралары бара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар