news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер хатынны коймак ашарга килгән кияве кыйнап ташлаган

Чаллыда бер хатынны коймак ашарга килгән кияве кыйнап ташлаган

news_top
Чаллыда бер хатынны коймак ашарга килгән кияве кыйнап ташлаган

23 мартта, шимбә көнне, Чаллы шәһәрендә гаилә җәнҗалы чыккан. Кияү егете хатынының анасын кыйнап ташлаган. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

ГЭС бистәсенең 8нче комплексында яшәүче хатын кияве белән кызын коймак ашарга чакыра. Чәй эчеп утырганда, табын артында талаш чыга. Яшь ир-атның ачуы чыга һәм ул хатынының анасын кыйнап имгәтә.

Бу хатын янына ашыгыч ярдәм чакыралар. Имгәнгән һәм тәне күгәргән хатынны хастаханәгә алып китәләр. Аңа табиблар ярдәм күрсәтә һәм өенә кайтарып җибәрә, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар