news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер хатын бишенче баласын өендә тапкан

Чаллыда бер хатын бишенче баласын өендә тапкан

news_top
Чаллыда бер хатын бишенче баласын өендә тапкан
Чаллыда яшәүче бер хатын бишенче баласын өендә тапкан. Бәхеткә, бар да яхшы булган. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

19 июньгә каршы төндә ГЭС бистәсендә яшәүче хатын янына ашыгыч ярдәм табибларын чакыралар. Ул 18 июнь көнне кичке дүртләр тирәсендә өендә бала тапкан. Табибларны төнлә генә чакырырга карар кылган.

Табиблар бала белән ананы хастаханәгә алып киткән. Биредә аларга тиешле медицина чаралары уздырып, документлар рәсмиләштерәчәкләр, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар