news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер гаиләнең ковид белән авыру тарихы: «Барысы да бер палатада ятты»

Хәзер алар Сочидагы йортларына күченеп тернәкләнергә җыеналар.

news_top
Чаллыда бер гаиләнең ковид белән авыру тарихы: «Барысы да бер палатада ятты»
https://www.instagram.com/bolnica5_chelny/

Чаллының 5нче санлы хастаханәсендә бер гаиләне коронавирус авыруыннан коткарып калу тарихын сөйләгәннәр. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Яранцевлар гаиләсендә барысы да бер үк вакытта диярлек коронавирус белән авырый башлыйлар. Аларны икесен бергә хастаханәгә салалар.

Салида ханым олы яшьтәге әнисе һәм ире белән бер палатада ята. Алар бер-берсенә ярдәм итешә. Олы яшьтәге Зоя Әхмәтовнага кыенрак була. Аның үпкәләренең 72 проценты зарарлана. Гипертония авыруы, хроник кан әйләнеше авыруы да була. 

Гаилә башлыгы Михаил Васильевич моңа кадәр йөрәгенә ике операция кичергән, аның бер бөере дә юк. Фаразлар куркыныч була.

«Чаллының бишенче хастаханәсе - яхшы мәгънәсендә машина ул. Биредә барысы да пациентлар тирәсендә әйләнеп, гел кайнап тора. Табиблар, шәфкать туташлары һәрчак янда, һәр үтенечне ишетәләр», — ди Салида ханым.

Хәзер Яранцевлар гаиләсе өйдә инде. Алар тернәкләнү өчен Сочига китеп, үз йортларында яшәп торырга җыеналар, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар