Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда батут үзәгендә ике бала умыртка сөяген сындырган

Җинаять эше ачуга нигез булган ике очракта да ата-аналар баланың имгәнү алырга мөмкин икәнелеге язылган килешүгә кул куйганнар. Моннан тыш, үзәккә килүче бар кеше дә янаган куркынычлар язылган килешүгә кул куйган, ди батут үзәге җитәкчесе. Бу хакта Эфир 24 телеканалы хәбәр итә.

news_top_970_100
Чаллыда батут үзәгендә ике бала умыртка сөяген сындырган
Балигъ булмаган балаларны зурлар күзәтүеннән башка батут аренасына бары тик килешү нигезендә генә кертәләр. Бу документка кул куеп, ата-аналар балаларына мөстәкыйль рәвештә батут үзәгенә йөрергә рөхсәт бирәләр, бу күнегүләрнең куркынычсыз түгел икәнлеген беләләр, шулай ук баланың тәртип кагыйдәләрен бозуын үз җаваплылыгына алалар. Бары тик кагыйдәләрне төгәл үтәү генә куркынычсызлыкны тәэмин итә ала, - дип хәбәр итә Эфир 24 телеканалы.

- Малай кагыйдәләрне бозган. Безнең үзәктә катлаулы күнегүләр эшләргә ярамый. Ничек сикерергә кирәклеге язылган. Профессионал булмасаң, катлаулы трюкларны башкару бездә тыела. Ул бу кагыйдәләрне тупас рәвештә бозган, - дип белдерде батут үзәге җитәкчесе Константин Серов

Зыян күрүче 12 яшьлек малай  әти-әнисеннән башка гына килгән, ләкин куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламый. 

- Мин кагыйдә бозмадым. Барысы да сальто ясыйлар иде, төрле трюклар эшлиләр. Электә сальто ясаганым бар иде, - дип сөйләде ул. 

Малай , батут комплексындагы дәресләрдән соң, муен сөягенә компрессион сыну ала, дип сөйли әнисе. Айга якын хастаханәдә яткан, хәзер дә ортопед күзәтүе астында. 

Елена Абрамцева әлеге хәлгә кадәр чынлап та ата-аналардан балаларны батут комплексына йөртүгә рөхсәт бирү кагәзенә кул куйган. Ләкин ул бу документның срогы чикләнгән дип уйлаган була. 

- Без бер тапкыр бергә килдек, ләкин бу документта алга таба да комплекска йөрүне рөхсәт итүе анда язылмаган, персонал тарафыннан да әйтелми. Андый мәгълүмат юк. Мин моны бер тапкыр килүгә рөхсәт бирә торган килешү дип уйладым, - дип сөйли Елена Абрамцева

Денис белән бәхетсезлек очрагыннан соң ике ай үткәч шушы ук үзәктә 13 яшьлек кызның күкрәк өлешендәге умыртка сөякләре сына. Кызның әти-әнисе шулай ук Тикшерү комитетына гариза язганнар. 

- "Куркынычсызлык тәлапләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, балаларның имгәнүләрен ачыклау эше бара, - дип белдерде ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шептицкий

Табиблар сөйләвенчә, атна саен 2-3 бала батут үзәкләрендә имгәнүләр ала. Бу очракта да спорт белән шөгыльләнгәндәге кебек үк куркыныч яный, -  дип сөйли табиблар.

- Монда бернинди дә гарантия биреп булмый. Компрессион сынулардан соң, икенче очракта остехондрозлар килеп чыгарга мөмкин, - дип белдерде МКДЦ травматологы Малхаз Коринтели

Травматологлар белдерүенчә, батут үзәгендә зыян күрүләр статистикага йогынты ясамый. Сикерүләрне тыярга ярамый, иң мөһиме бар күнегүләр зурлар күзәтүе астында үтсен иде, дип белдерә табиблар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100