news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда балалар һәм аларның анасы өйдә булган чакта ишеккә ут төртергә маташканнар

Фаҗига төнлә булган.

news_top
Чаллыда балалар һәм аларның анасы өйдә булган чакта ишеккә ут төртергә маташканнар
https://pixabay.com

Чаллыда яшәүче хатын төнлә коткаручыларга шалтыратып ярдәм сорый. Аның сүзләренчә, ул үзе фатирда балалары белән, бер ир-ат фатирга ут төртү белән яный. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Фатир хуҗабикәсе көн дәвамында бу ир-ат аңа янавын сөйли.

Урынга тиз арада экстрен хезмәтләр бара, ашыгыч ярдәм килә. Фатир беренче катта урнашкан. Ачыкланганча, фатирга керә торган ишекнең кәрнизенә бензин сибелгән. Янгын чыкмаган, зыян күрүчеләр юк.

Баскыч янында ике шешә табылган, аларга янучан сыеклык салынган булган.

Фатир хуҗасы үзенә янаган, балаларын куркыткан ир-атның исеме һәм фамилиясен әйтә. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар